

Танылган журналист, тәрҗемәче, телевидениенең баш мөхәррире Әнвәр Мамедов 100 яшендә вафат булган.
Советлар Союзы чорының дәүләт эшлеклесе, дипломат һәм журналист, элекке Совинформбюро баш мөхәррире, Нюрнберг процессында тәрҗемәче булган Әнвәр Мамедов 100 яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу хакта “РИА Новости” мәрхүмнең якыннары хәбәренә таянып яза.
Әнвәр Мамедов 1923 елның 15 августында Бакуда туган. Бөек ватан сугушында катнашкан. Яралану сәбәпле, армиядән җибәрелгән. СССРның чит илләр эшләре хәрби комиссариатында хезмәт куйган, разведчик булган. Нюрнберг процессында тәрҗемәче булган. 1950 елның февраленә кадәр Тышкы эшләр министрлыгында төрле вазыйфаларда эшләгән.
1959-1960 елларда Совинформбюро җитәкчесенең беренче урынбасары, баш мөхәррире вазыйфасында хезмәт куйган. 1962-1985 елларда – СССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1982-1992 елларда – Сәяси яңалыклар агентлыгының (АПН) сәяси күзәтүчесе булган. Журналистика аның иң яраткан өлкәсе булган.
Бәхәссез, Әнвәр Мамедовның туры сүзле, кыю кеше булуы сәбәпле генә без "17 мгновений весны" фильмын яратып карыйбыз. Сусловның нацистлар андый булмаган, дигән сүзләренә каршы,Әнвәр Назыйм улы, катгый рәвештә, 41-42нче елларда сугышта булуын һәм аз да түгел, күп тә түгел, Нюрберг процессында тәрҗемәче булуын әйткән.
Ә Госкино "Ирония судьбы" сценариеннән баш тарткач, нәкъ Мамедов, тагын үзен мөшкәгә куеп, ул фильмны күрсәтә башлаган. Беркемнән дә куркып тормый, карар кылган һәм тамашачы игътибарына чыгарган. ҮК шунда ук шелтә килеп ирешкән: “Без эчкечеллеккә каршы көрәшәбез ә сез пропагандалыйсыз”, дигәннәр. Күтән түгел генә Әнвәр Назыйм улы Мамедовка 100 яшь тулган булган.