

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы 2023 елның беренче яртысында республиканың кайсы шәһәрләрендә һәм районнарында иң күп алкоголь эчемлекләр сатып алулары турында мәгълүмат биргән. Бу вакыт аралыгында Башкортстанда һәр кешегә 5,1 литр хәмер туры килгән.
Шәһәрләр арасында иң күп эчүче булып Нефтекама санала. Анда кеше башына уртача 7,54 литр хәмер туры килгән. Ә Күмертау иң аз алкоголь сатылган шәһәр булып калган — бер кешегә 6,15 литр туры килә.
Ә менә спиртлы эчемлек иң аз сатылган район ул Ярмәкәй икән. Уртача күрсәткеч – бер кешегә 2,73 литр. Иң күп эчә торган район — Уфа районы бер кешегә 8,36 литр.
Алкогольле эчемлекләр төшемле продукцияләрнең берсе. Әйткәндәй, 2023 елның беренче яртысында Башкортстан бюджеты алкогольгә акцизлар исәбенә 6 млрд сумга тулыланган, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 2,4% ка күбрәк, дип хәбәр иттеләр Республика сәүдә министрлыгында. Моңа шатланыргамы, әллә көенергәме...
Фото: weblinks.ru