Җәмгыять
6 сентябрь 2023, 06:30

Котлованда бер ир-ат...

Абзый өч метр тирәнлеккә егылып төшкән. Нишләп йөргән?

Котлованда бер ир-ат...Котлованда бер ир-ат...
Котлованда бер ир-ат...

Уфада коткаручылар тирән котлованга егылып төшкән иргә ярдәмгә килгәннәр. Бу хакта Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең  матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

5 сентябрь кичендә бу хәлне күреп калган кеше Аврора урамында 18/2 санлы йорт янында бер ирнең  котлованга егылып төшүе һәм чыга алмавы турында  хәбәр иткән.

“Коткаручылар ирне 3 метр тирәнлектә һәм 4 метр киңлектәге котлованда  таптылар.  Бу адрес буенча җир эшләре алып барыла һәм котлован кәртәләнгән, - дип ассызыкладылар Уфаның гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә. - Коткаручылар  пычранып беткән ирне котлован тоткынлыгыннан азат иттеләр һәм “ашыгыч ярдәм” бригадасына тапшырдылар”.

65 яшьлек  ир кунактан  өенә кайтып барганда адашуы турында сөйләгән. Ул шулай ук ничек итеп кәртәләнгән котлованга эләккәнен аңлата алмаган.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас