

Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет башлыгы Андрей Картаполов Русиядә яңа мобилизация игълан итүгә ихтыяҗ юк, дип белдерде. Интернетта пәйда булган 200 мең русияле хезмәткә чакырылачак дигән документны ул фейк хәбәр дип атады.
“Мобилизациядә ихтыяҗ юк. Без актив рәвештә контракт хезмәтенә кабул итәбез. Оборона министрлыгы бу мәсьәләне үти. 200 меңнән арты кеше кабул иттек. Һәм бу юнәлеш буенча эшләр дәвам итә. Кайгырмагыз”, – диде Картаполов.
Моннан алда Телеграм-каналларда имеш тә оборона министры Сергей Шойгу имзалаган приказ таратылган иде. Анда “гражданнарны хәрби хезмәткә мобилизация буенча өстәмә чакыру” турында хәбәр ителгән иде.
Дөнья күргән документка ярашлы, “хәрби комисариатлар вәкилләре”, имеш, мобилизация кысаларында 2023 елның 1 ноябреннән дә ким булмаган вакыт эчендә 200 мең кешене чакыруны оештырырга тиеш.
Чыганак: lenta.ru