Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районының Алкино авылында урнашкан “Патриот” паркында үткән “Үсү территориясе 4.0” республика балалар форумында катнашты. Форум 2 нче сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр үтә.
Яшьләр слеты 13-18 яшьлек 140лап баланы җыйды. Чараның максаты – кызыклы һәм өметле проектларны яклашу һәм хуплау.
Республика җитәкчесе яшь активистлар белән очрашты һәм республикада алып барылган яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
- Сезнең күбегез бүген кайда укырга һәм нинди һөнәр сайларга дигән уй белән яши, - диде Радий Фәрит улы. – Без, үз чиратыбызда, Башкортстанны яшәү өчен уңайлы төбәк ясау. Заманча социаль инфраструктура булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә Евразия фәнни-мәгариф үзәген ачу зур адым булды. Ул фәнне, мәгарифне һәм бизнесны берләштерә. Уфа шәһәренең тарихи үзәгендә без Евразия үзәгенең вузара кампусын төзиячәкбез.
Форумда катнашучы иң яхшы социаль проект авторлары Радий Хәбировка үзләренең проектларын тәкъдим итте. Бер проект пилотсыз очучы аппаратлар белән идарә итүгә кагыла. Авторлары – Күмертау шәһәре укучылары.
- Пилотсыз очу аппаратлары – бүгенге көндә аеруча мөһим. – дип билгеләде Радий Хәбиров. – “Патриот” паркында без мондый аппаратлар белән эшләүче мәйдан ачачакбыз. Без, шулай ук, пилотсыз авиация кластеры ачабыз. Бу – бик перспективалы юнәлеш. Күмертау сәнәгать авиация предприятиесендә БАС-200 очучы аппаратлар җитештерә башладык. Аларны төрле тармакларда кулланып булачак.
Сибайдан килгән Полина Воронова махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүче мәктәп отрядлары төзү турында хыяллануын сөйләде.
- Авыл җирендә утын яру, кар көрәү, бәләкәй баланы өйдә ялгызын калдыру зур мәшәкать булып тора, - диде Радий Фәрит улы. – Проектыгыз әйбәт, яхшы идея.