Җәмгыять
4 сентябрь 2023, 16:25

Министр яшьләр белән очрашты

«ГосСтарт» федераль программасы яшьләр арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткә карата кызыксыну тудыруны күз уңында тота.

pravitelstvorb.ru Министр яшьләр белән очраштыpravitelstvorb.ru Министр яшьләр белән очрашты
Министр яшьләр белән очраштыФото:pravitelstvorb.ru

4 сентябрьдә З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында яшьләр арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткә карата кызыксыну тудыруны үстерүче «ГосСтарт» федераль программасы кысаларында "ГосСтарт. Диалог” исемле очрашу булды. Чараның төп эксперты булып республиканың мәдәният министры Әминә Шәфикова килгән иде. Ул яшьләргә үзенең карьера үсеше тарихы турында, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге практикалар һәм проектлар турында сөйләде, шулай ук Уфа институты һәм сәнгать училищесы студентларының сорауларына җавап бирде.

Проектның максаты: яшьләрне дәүләт һәм муниципаль хезмәткә, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнарына, шулай ук җирле үзидарә органнарына җәлеп итү.

Элегрәк «ГосСтарт» программасын гамәлгә ашыру турында Русия Федерациясе Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Владимир Путин сөйләгән иде.

- Муниципаль хезмәтнең яшь, белемле, заманча, инициативалы кешеләр өчен кызыклы булуы бик мөһим. Без моның өстендә эшлибез. Мәсәлән, «ГосСтарт» яшь хезмәткәрләрне озата бару программасы старт алды. Аның нигезендә тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри компетенцияләрне үстерүгә юнәлтелгән стажировкалар системасы, - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Студентларга мөрәҗәгать итеп, Әминә Шәфикова дәүләт һәм муниципаль идарә, шулай ук мәдәният белән бәйле белгечлекне сайлаучылар белән очрашуына шат булуын белдерде.

- Дәүләт хезмәте турында нәрсәләр беләсез? Үзегезгә шундый сорау бирегез. Күпләр бер нәрсә дә эшләмәгән, гел кайдадыр, нәрсәдер сөйләп кенә йөргән чяиновникларны күз алдына китерә.

Чынында исә, безнең эш күзгә күренмәсә дә, еш кына илнең язмышын билгеләүче мөһим карарлар кабул итәргә туры килә, - диде министр. Ведомство җитәкчесе дәүләт хезмәте, үзенең һөнәри юлы турында җентекләп сөйләде. Ул Уфа дәүләт сәнгать институтында укытучы булып эшләгән.

-2000 еллар башында миңа кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе булуны ышанып тапшырдылар. Административ эштә беренче адымнарым нәкъ менә шуннан башланды. Бу вакытта Мәдәният министрлыгы белән бик күп хезмәттәшлек итәргә туры килде. 2004 елда мине Хөкүмәт Аппаратына мәдәният бүлеге белгече итеп чакырдылар. Бу бик җитди һәм көчле мәктәп иде. Нәкъ шунда мин чиновникларның күпме эш башкаруларын аңладым, - дип сөйләде министр. Әминә Шәфикова үзе җитәкләгән министрлыкның функцияләре, министр вазифасында үз эшчәнлеген планлаштыру, эре проектлар, квалификацияле кадрларга мохтаҗ булган Башкортстан Республикасы мәдәният өлкәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада музыкаль спектакль режиссерлары, шулай ук театр белгечләре, театр тәнкыйтьчеләре, муниципаль берәмлекләрдә мәдәният өлкәсе белгечләре җитми.

Әминә Шәфикова яшьләрнең үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре күп булуын, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәттә дә булуын билгеләп үтте. Мәдәният министры дәүләт хезмәткәренең эше инде күптән формалашкан стереотипларга туры килмәвен ассызыклады. Аның сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең хәзерге органнарында эшләү – бу үзеңне озак, авыр эшкә көйләү осталыгы, югары җаваплылык һәм лидерлык сыйфатлары.

- Биредә сәнгать институты, сәнгать училищесы студентлары бар.

Күпләрегез үзегезне иҗатта гына күрә, шуны әйтергә телим – бер эш икенчесенә комачауламый. Уйнарга телисең икән, рәхим ит, концертлар уйна, идарәче булырга телисең икән, моны да эшли аласың, - дип билгеләп үтте Әминә Шәфикова.Очрашуда катнашучылар дәүләт хезмәтенең үзенчәлекләре, шулай ук төбәкнең мәдәният учреждениеләрендә карьера үсеше мөмкинлекләре белән бәйле кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

- Сез бүген идеология тудырасыз. Сез бүген безнең кыйммәтләребезне, нигезләребезне саклыйсыз. Шуңа күрә, сез урыннарда ничек эшләячәксез, сәнгать мәктәпләрендә балалар белән ничек эшләячәксез, бу безнең киләчәгебезгә бәйле, бу безнең республиканың нинди булачагына бәйле. Шуңа күрә үзегезгә бик җитди карагыз. Бернәрсәгә дә шикләнмәгез. Һәрвакыт кирәк булганнан бераз күбрәк эшләгез, - диде БР мәдәният министры Әминә Шәфикова.

ГОСтандартДиалог -  ул гамәлдәге җитәкчеләр белән аралашу гына түгел, ә үз төбәгеңдә дәүләт хезмәтен яхшырту өчен үз идеяләреңне тәкъдим итү проекты да. «Дәүләт старты» проектының төп принциплары идарә итү потенциалын үстерү өчен шартлар тудыруны, дәүләт органнарында реформаларга ярдәм итүне, әхлакый һәм рухи кыйммәтләргә нигезләнгән дәүләт хезмәткәренең уңай образын формалаштыруны үз эченә ала.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас