

Бүген Белем көне! Белорет районыннан өч бертуган игезәк малайлар Владимир, Степан һәм Федор да бүген беренче сыйныф укучысы булдылар – алар 17нче санлы гимназиядә укыячаклар. Бу хакта муниципалитет башлыгы Андрей Иванюта социаль челтәрләрдә үзенең битендә язган.
“Малайларның һәрберсенең үз холкы, үз мавыгуы. Володя укырга, төрле мәсьәләләр, кроссвордлар чишәргә ярата. Степа тәҗрибәләр үткәрергә әвәс. Хәтта әти-әнисеннән үзен шунда ук 8 класска язуларын сораган. Химияне өйрәнәсе килә инде. Ә Федя – минераллар фанаты. Аның әнисе йортларының ташлар белән тулуы турында әйтеп көлдереп алды...” – дип язган Иванюта.
Игезәк малайларның апасы бар – ул 8 сыйныфта укый.