Җәмгыять
31 август 2023, 08:47

Белем бәйрәме булмый!

Тантаналы линейкалар кайларда һәм ни сәбәпле үтми?

Белем бәйрәме булмый!Белем бәйрәме булмый!
Белем бәйрәме булмый!

Тантаналы линейкалар кайларда һәм ни сәбәпле үтми?

 

Севастопольнең фән һәм мәгариф департаменты директоры вазифаларын үтәүче Максим Кривонос 1 сентябрьдә шәһәрдә тантаналы линейкалар уздырылмавы турында белдерде.

Күңелле шартларда уку елын беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары гына башлый, дип язды ТАСС.

Кривонос белдерүенчә, шәһәрдә терроризм куркынычының артык зур булын исәпкә алып мондый чикләүләр кертергә булганнар.

Әмма хәвефсезлек буенча яхшы шартлар тудырылган мәктәпләрдә,  тантаналы линейка уздыру мөмкин булачак.

Чыганак  һәм фото: sportkp.ru

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас