

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүдә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Груздев белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар биш илдә Русия Федерациясе Сәүдә вәкиллекләре каршындагы республика вәкиллекләренең эшләве, чит илләрдә төбәкнең яңа нокталарын ачу һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклавынча, республика Хөкүмәте Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк предприятиеләренә һәм Башкортостан вәкиллекләренә Русиянең чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре составында күрсәткән ярдәмен югары бәяли.
Алексей Груздев Башкортстан Республикасы һәм министрлык арасында яхшы хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
Чыганак: Правительство РБ