

Адәм баласы, гадәттә, тешләренең сәламәтлеген кариес чире башланып, төннәр буена сызлаудан интеккәч кенә кайгырта башлый. Ә бит авыз эчебез һәрдаим тәрбияләү таләп итә. Тешләребездә, уртларда төрле проблемалар барлыкка килүен алданрак белеп тору аларның саулыгын сакларга ярдәм итәчәк.
Теш казналарының сәламәт булмавын дәлилләүче берничә күрсәткеч бар:
Шушы билгеләр әгәр күзәтелә икән, димәк, сездә гингивит авыруы, ягьни ялкынсыну башланган дигән сүз.
Әгәр дә вакытында дәвалау чаралары күрелмәсә, гингивит тагын да көчлерәк чиргә – пародонтитка әйләнә һәм тешләрегез коела башлавы да мөмкин.
Әгәр дә тешләрегез белән бәйле проблемалар килеп чыкмасын дисәгез, диами искәртү чаралары күрергә кирәк. Мәсәлән, елына бер тапкыр булса да, теш табибына күренегез. Үзегезне борчыган барлык проблемаларны ачык аңлатып бирегез.
Фото: dana.spb.ru