Җәмгыять
28 август 2023, 07:43

Кытай телен өйрәнәчәкбез

Русия югары уку йортлары программаларына кытай телен кертә башлаячаклар.

gazeta.ru Кытай телен өйрәнәчәкбезgazeta.ru Кытай телен өйрәнәчәкбез
Кытай телен өйрәнәчәкбезФото:gazeta.ru

 

РФ Президентының фән һәм мәгариф буенча ярдәмчесе Андрей Фурсенко әйтүенчә, бу тикшеренүчеләр әзерли торган фәнни уку йортларына кагыла. Әмма галимнәр арасында аралушу өчен рус теле дә мөһим телләрнең берсе булып калачак.

Мәскәү физика-техник институтына (МФТИ)га кытай телен өйрәнү кертелгән булган, әмма аңа бик нык каршы чыкканнар. Фәнни әдәбиятның 30 проценты кытай телендә басылуын исәпкә алганда, киләчәктә без бу телсез яши алмаячакбыз.

Моңа кадәр Сәгуд Гарәбстанында бөтен шәхси һәм дәүләт мәктәпләрендә дә кытай телен өйрәнүне кертү турында карар чыгардылар. Корольлекнең премьер-министры Мөхәммәд бен Салман әль Сауданың КХРга эш сәфәре белән баруыннан соң шундый карарга килделәр.

 «Фәнни трендта калырга телибезме? Әйдәгез, алга таба хәрәкәт итик, - дип белдерде АНдрей Фурсенко. – Көчләү булмаячак, инандырачакбыз гына, әмма көндәшлеккә сәләтле булырга телибез икән, без шушы юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез».

 Чыганак: gazeta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас