Җәмгыять
27 август 2023, 09:28

Санкт-Петербург халкын Башкортстанның Милли музее нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Санкт-Петербург халкын Башкортстанның Милли музее нәрсәсе белән җәлеп иткән?Санкт-Петербург халкын Башкортстанның Милли музее нәрсәсе белән җәлеп иткән?
Санкт-Петербург халкын Башкортстанның Милли музее нәрсәсе белән җәлеп иткән?

Санкт-Петербург халкын Башкортстанның Милли музее нәрсәсе белән җәлеп иткән?

БР Милли музее ике экспозиция тәкъдим итте: «Евразия йөрәгендә. Башкортлар һәм Башкорт аты тарихы. «Евразия йөрәгендә» күргәзмәсе Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәрендә иң күп кеше йөргән урыннарның берсе булды.

- Төньяк башкалага без башкортларның милли йортларын алып килдек һәм кунакларга аның турында аңлатып сөйлибез, - диде БР Милли музееның күргәзмә эшләрен оештыру һәм үткәрү бүлеге мөдире Эльвира Хәмидуллина. - Биредә ауга йөри торган кирәкле әйберләр, сандык, карават, өстәл, агач савыт-аба, кул тегермәне, балалар бишеге бар. Безнең  башкорт милли костюмы да бик бай: киемнәр,бизәнү әйберләре, баш киеме, аяк киеме. Музыка кораллары да бар: курай, кубыз һәм кыл-кубыз, шулай ук Хадия Ситдикованың рәсем сәнгате коллекциясе. Ә стенадагы график панно һәм чын сөлгеләр фонында күргәзмәгә килүчеләр фотога төшә ала. Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, күргәзмәгә килгән Санкт-Петербург халкы төрле әйберләр белән кызыксына: хатын-кызларның милли костюмнары һәм бизәнү әйберләре, ә ир-атларның әйберләр: тирмә конструкциясе һәм экспонатлар. Мондый ма урлыктан беркем дә битараф калмый. Күпләр хәзер Башкортстанга килергә теләүләрен белдергән. Экспозиция кунакларының берсе Александр Козлов оныгы Рома белән танышырга килгән.

- Мин якында гына яшим.Шимбә көнне оныгыма күргәзмәгә барырга тәкъдим иттем дә, икәү килдек менә. Мине һәрвакыт Русиянең төрле халыклары мәдәнияте кызыксындырды. Монда башкорт мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкин булуы минем өчен шатлыклы хәл, - дигән ул.

Александр Данилов фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас