

112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның истәлеге миллионлаган кешенең йөрәгендә яши. Соңгы елларда Башкортстанда герой истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр эшләнә. Аның турында китаплар язалар, җырлар җырлыйлар, спектакльләр куялар, аның хөрмәтенә мемориаллар ачалар. 2022 елның 11 октябрендә, Башкортстан көнендә, Уфаның Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды. Ватанны саклаучы барлык көрәшчеләргә багышланган зур комплекс Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән урнаштырылды. Узган җомгада Кырмыскалы районында Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды. Шәйморат авылының Җиңү паркында авыл халкы, активистлар, хәрби-патриотик клуб вәкилләре,шулай ук яшь шәйморатовчылар җыелды. Тантаналы митингта герой һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.