Җәмгыять
27 август 2023, 10:41

Халык осталары үз эшләрен Санкт-Петербургта күрсәттеләр

Халык осталары үз эшләрен Санкт-Петербургта күрсәттеләрХалык осталары үз эшләрен Санкт-Петербургта күрсәттеләр
Халык осталары үз эшләрен Санкт-Петербургта күрсәттеләр

Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында халык сәнгать кәсепләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Күргәзмәне йөзләгән кеше карарга килде. Биредә халык осталары продукциясе, сувенирлар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Петербург халкы һәм шәһәр кунаклары Башкортстан сәнгате һәм мәдәнияте белән бик теләп танышты, осталык дәресләрендә теләп катнашты. «Бикбайман» арт-студиясеннән Арслан Бикбай Петербургка эксклюзив сувенирлар алып килүе турында сөйләде.

"Бик күп кеше килә, кызыксына, - ди Арслан. - Мин аларга Шүлгән-Таш турында да сөйләдем.  "Ничек анда барырга?", "Бу Уфадан еракмы?"- дип сорыйлар. Кунаклар арасында Башкортстаннан чыккан кешеләр дә бар.

Евгений Соколов фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас