

Белүебезчә, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт Эчке эшләр министрлыгына буйсына. Бу карарны президент Владимир Путин берничә ел элек үк кабул иткән иде. Чөнки җинаятьләрнең күпчелеген Эчке эшләр министрлыгы ача.
Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге һәм "Горурланыр өчен сәбәп" БСТ телеканалының уртак проектын төзүчеләр төбәк эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе «Гром» махсус билгеләнештәге отряды командиры Рамил Гәрәев турында сөйләделәр.
Эчке эшләр органнарында Рамил Гәрәев инде өч дистә ел хезмәт итә. Узган ел гына да аның җитәкчелегендә «Гром» отряды 381 махсус биремне үтәгән. Алар законсыз әйләнештән 19 килограмм наркотик, шулай ук 36 берәмлек корал һәм 1,2 меңнән артык сугыш кирәк-яракларын алырга ярдәм иткәннәр.
Рамил мәктәпне тәмамлагач, кешеләргә башка төрле ярдәм итәргә теләгән. Әнисе кебек, медицина белеме алып, педиатр булып эшләргә хыяллана. Ләкин, шулай да, егет әтисе юлыннан китәргә карар итә һәм полиция хезмәткәре булу өчен юридик факультетка укырга керә. Эшләгән вакытта ул 13 тапкыр Төньяк Кавказга командировкага җибәрелә һәм анда ул дүрт елдан артык була.
Бервакыт, эш сәфәре белән Чечняга баргач, аңа хәтта юлда бала таба башлаган хатынга да ярдәм итәргә туры килгән. "Без ул вакытта Нефтянка елгасы аша күперне тотып тордык, һәм менә бер төнне юлда тукталган машинаны күреп, янына бардык. Карасак, авырлы хатынның суы киткән, менә-менә табам дип тора. Башта бер генә уй - тизрәк аңа ярдәм итү. Ә бала табу йортына барыбер барып өлгерә алмый иде. Машинада табарга ярдәм иттем. Малай дөньяга килде", - дип искә ала ул.
2023 елның маенда Рамил Гәрәев Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнә.
"Мин „Гром“ отрядын иң яхшы махсус подразделениеләрнең берсе дип саныйм һәм үз һөнәрем белән горурланам. Безнең коллектив дус һәм бердәм. Без алдыбызга куелган бурычларны үтәп барабыз", - ди Рамил Гәрәев.