



Өйдрәкбаш — Өйдрәк елгасы буенда урнашкан бай тарихлы авыл. Бүгенге көндә монда 200гә якын ихата һәм 400дән артык кеше исәпләнә. Хәзер халык гөрләп торган бакчалы, матур-купшы йортларда яши, кош-корт, мал-туар асрап, һәркайсы тырышып дөнья көтә. Ләкин, билгеле, тормыш гел алай гына бармаган. Әйтик, Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 600гә кын кеше киткән, шуларның 300дән артыгы авылга әйләнеп кайта алмаган.
Һәр авылның күренекле, танылган шәхесләре була. Безнең авылда да күп андый кешеләр. Советлар Союзы Герое Хәмит Әгълиуллин, генерал-лейтенант Хаҗиәхмәт Ишбулатов, аның улы Кара диңгез флотының су асты көймәләре дивизиясе командиры, капитан Рөстәм Ишбулатов, медицина фәннәре докторы, профессор Мәрфуга Гайсина, беренче татар филологиясе профессоры Галимҗан Нигъмәти, билгеле журналистлар: Гыйндулла Ишмаев, Хәернас Гайсин, Хөснулла Ишбулатов, Зиннәт Ишмаев, БРның атказанган укытучысы Гайнулла Ишбулатов, БРның атказанган артисты Флүрә Нигъмәтуллина һәм башкалар.
Авылның 300 еллыгын бәйрәм итү - үзе тарихка кереп кала торган зур чара. Шуңа күрә моңа алдан ук ныклы әзерлек алып барылды. Авыл урамнары, йорт-куралар ямьләнде. Гаиләләр үзләренең нәсел агачларын — шәҗәрәләрен дә төзеделәр.
Авылның төп байлыгы — аның бар яклап та уңган, актив кешеләре. Өйдрәкбашлыларны авыл юбилее белән тәбрикләргә Благовар районы башлыгы Марат Азамат улы Йосыпов та килгән иде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен җиткереп, Филүзә Ишбулатованы, Рәйсә Төхвәтуллинаны һәм Илүз Зәйнетдиновны — авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткәннәре өчен, ә Раил Биккуловны районда үткәрелгән төрле мәдәни чараларда актив катнашканы өчен Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Авыл хакимияте башлыгы Рамил Радик улы Ишбулатов авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, күңелле яллар теләде. "Авылның 300 еллыгын зурлап үткәрүнең максаты — авылдан күптәннән чыгып китеп, чит җирләрдә гомер кичерүче якташларны җыю, бергә очрашу, кайда яшәүләренә карамастан, бердәмлек тойгысы булдыру иде. Кайта алганнарга зур рәхмәт, сезне күрүебезгә чиксез шатбыз! Өйдрәкбаш яшәсен, үссен, гореф-гадәтләр саклансын, киләчәктә дә менә шундый бәйрәм үткәрүләр насыйп булсын", - дип, Рамил Радик улы изге теләкләрен җиткерде. Һәрбер төбәк, һәр чор үзенең нинди дә булса бер үзенчәлеге, уңган, дан казанган кешеләре, шәхесләре белән истә кала. Өйдрәкбаш авылыннан чыгып, дөньяның төрле почмакларында уңышлы эшләп, олы ихтирам казанган, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр байтак. Аларны санап, әйтеп тә бетерерлек түгел.
Бәйрәмне Эльза Мәҗит кызы Баширова, Фәүзия Ишбулатова һәм Гөлнара Сәгадиева бик матур алып бардылар. “Безнең авылда водительләр династиясе яши. Әхәт Сәгадиев гомер буе шофер булып эшләде һәм аның өч улы: Айрат, Альберт, Айдар да бу һөнәрне сайлаганнар. Алар үткән юлны чакрымнарга салсаң, Җир шарын әллә ничә тапкыр урам чыгып булыр иде, мөгаен. Ә Сәфәргалиевлар нәселе медицина хезмәткәрләреннән генә тора дисәң дә була. Нәзирә апа гомер буе авылда фельдшер булды. Кызы Зөһрә һәм аның кызы — стоматологлар. Нәзирә апаның улы Фәрит мал табибы булып эшләде, аның ике кызы — медицина хезмәткәрләре. Нәзирә апаның төпчек кызы Зөлфия — фармацевт, аның кызы да — шул ук һөнәр иясе. Бу нәсел дә 8 кеше гомерләрен медицина белән бәйләгәннәр һәм аларның гомум эш стажы 211 елга тула. Тагын бер изге һөнәр — укытучылар нәселе дә бар Өйдрәкбашта. Филүзә Исхак кызы гомеренең 35 елын башлангыч сыйныфларга белем бирүгә багышлаган. Аның тормыш иптәше Әсхәт Рәхимҗан улы Бәширов химия укытты һәм 6 ел мәктәп директоры булды. Уллары Равил — химия һәм биология, кызлары Лена — татар теле укытучысы, мин, киленнәре Эльза, башкорт телен укытам. Филүзә Исхак кызының сеңлесе Флүрә гомер буе биология фәненнән укыткан, аның улы Шамил дә — укытучы. Ә апасы Наилә һәм аның иптәше дә гомерләрен бу изге һөнәр белән бәйләгәннәр. Бу династиядә 9 кеше укытучы, аларның гомум педагогик стажы 257 елга җитә”, - дип сөйләде Эльза ханым.
Бәйрәм барышында авылның иң олы кешесе — 101нче яшькә киткән Миңлекәмәр Зәйнетдинованы зур ихтирам белән телгә алып, бүләк тапшырдылар, алтын туйларын билгеләүче Сәбилә һәм Әбүбәкер Ишбулатовларны да тәбрикләделәр. Бәйрәмгә дип иң ерак араларны якынайтып кайтучылар да игътибардан читтә калмады. Казахстанда яшәүче якташлар да сәхнәгә чыгып, истәлекле бүләк алдылар.
Өйдрәкбаш авылының тарихы бик бай булган. Кемнәр алар авылның беренче кешеләре? Нинди һөнәр ияләре булганнар, аларның балалары кайларга китеп төпләнгән? Өйдрәкбаш авылы тарихын өйрәнеп, гаилә шәҗәрәләрен төзеп, киләчәк буынга китап итеп калдыручы якташыбыз бар. Ул, хезмәт юлын математика укытучысы буларак башлап, 45 ел гомерен Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында мәгариф эшенә багышлаган шәхес — Филүзә Харис кызы Зәйнетдинова-Ишбулатова. Ул РФ Мәгариф отличнигы, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”. Әлеге вакытта Ләлә-Тюльпан мәчет-мәдрәсәсендә дин дәресләрен укыта — хаҗ кылган югары белемле дин белгече. Филүзә ханым якташларын шушы күркәм бәйрәм белән котлап, авылның тарихы белән кыскача таныштырып үтте:
“Әйе, Өйдрәкбаш — бай тарихлы авыл. Безнең эрага кадәр берничә мең ел элек үк кеше таптаган җирләр бу, монда төрле кабиләләр яшәп киткән һәм биредә бик күп вакыйгалар булган. Моның турында авыл янында археологлар тарафыннан бронза дәверендә кулланылган әйберләр табылуы дәлилли. Ун еллык эзләнүләр нәтиҗәсе булып, авыл тарихы һәм гаилә шәҗәрәләренә багышланган китабым дөнья күрде. Өйдрәкбашның тарихы 300 ел элек авылга беренче нигез салган Ишбулат бабай нәселеннән башлана. 1723 елда Дүртөйле районының Казаклар авылы янындагы Ишбулат авылыннан Ишбулат бабайның Нәдер исемле улы һәм аның ике энесе бирегә килеп урнашкан. Нәдергә ул вакытта 31 яшь булган. Алар артыннан Ишбулатның калган оныклары да күченеп килгәннәр. Ә Ишбулатның Курмакай исемле улының бер оныгы - Сәгъди. Аңардан безнең авылда Сәгадиевлар нәселе таралган. 1722 елда халык исәбен алган вакытта йомышлы татарлар (служилые татары) исемлегенә беренчеләрдән булып 85 яшьлек авыл башлыгы Ишбулат язылган. Димәк, ул 1637 елда туган. Архивлардан эзләнеп, мин аның 8 улы барлыгын да белдем. Зур улы Мәхмүт Казакларда мулла булган. Безнең авылга тагын да Борай районыннан, Татарстанның Арча районыннан да гаиләләр күченеп килүе мәгълүм. Менә шулай авыл әкренләп үскән, зурайган. Иң күп халык яшәгән вакыт 1917 елга туры килә — авылда 3000гә якын кеше исәпләнгән, 4 мәчет, 4 тегермән булган, мәдрәсә һәм мәктәп эшләгән, 895 эш аты исәпләнгән. Миңа авылыбызның 45ләп гаилә шәҗәрәләрен төзеп, фамилияләренең чыгышын тикшердем, шулардан14те Ишбулат нәселенә барып тоташа”, — дип, Филүзә ханым якташларына бик кызыклы мәгълүмат җиткерде. Авыл бәйрәме бик матур оештырылган, программасы да бай иде. Һәрбер урам ата-бабалардан калган борынгы әйберләр, кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте, сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып торды. Бу көнне мәдәният йорты янында балалар өчен дә төрле чаралар, конкурслар үтте. Авыл мәктәбендә күп еллар физкультура дәресеннән кергән Елена Сәгадиева уеннарны мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырды. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәмгә җыелган тәмле пылау белән сыйланды, камыр ризыклары, җимешләрдән авыз итте.
Танылган җырчы Илнур Вәлитов, районыбызның үзешмәкәре Мәхмут Ибраһимов һәм Өйдрәкбашның моңлы сандугачлары Рима Ишбулатова, Раил Биккулов (астарак видео) һәм башкалар бәйрәмгә җыелган халыкка дәртле җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Кемдер алдан җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән-үзе пәйда булмый. Авыл хакимияте башлыгы Рамил Радик улы бәйрәм үткәрү инициативасын авылның уңган кызларына җиткергәч, алар бу идеяне шунда ук хуплап, әзерләнә дә башлаганнар.
Чара барышында бу күркәм бәйрәмне оештыруда өлеш керткән авылдашларга авыл хакимияте исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Менә алар чын күңелдән ярдәм иткән уңган авылдашлар: Илүз Зәйнетдинов, Рөстәм Сиразетдинов, Ирек Килдебәков, Рузалин Насыйров, Салават Зәйнетдинов, Фәрит Халитов, Эльза Башарова, Рида һәм Зөлфәт Насыйровлар, Зөлфирә һәм Мөнир Мозафаровлар, Фәнзәт Зәйнетдинов, Фәһим Фаризов, Мөнирә Фәйзуллина, Рима Акчурина, Филизә Мөсәлләмова, Мәрьям Хәбирова, Илшат Хәбиров, Тәслимә Зәйнетдинова, Фәния Шәйдуллина, Елена Сәгадиева, Гүзәл Рәхимова, Ирек Карачурин, Рина Биккулова, Гүзәл Сиразетдинова, Нәҗибә Сәгадиева, Исаметдин Гафуров, Рузил Муштариев һәм башкалар. Авыл юбилее күп еллар күрешмәгән кешеләрне берләштерде, дуслык, туганлык җепләрен ныгытты. Бер зур гаиләдәй бергә сөйләшеп-серләшеп, биеп-җырлашып күңел ачып утыру төнгә кадәр дәвам итте.
Бу күркәм бәйрәм озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Өйдрәкбашның киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын!















