

Авыл яшьләре читтә калмады.
Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук сөйләгәнчә, “Яшьләр җыены–2023” республиканың башкорт колоритына, үзенчәлекле традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә таянган яшьләр форумы мәйданчыгы буларак барлыкка килгән.
Форумның мәйданчыкларының берсе – “Авыл яшьләре”. Ул агросәнәгать комплексының яшь вәкилләре, авыл яшьләре өчен оештырылды. Биредә авылларга кагылышлы төрле проблемалар каралды. Чараның икенче эш көнендә катнашучылар авылда проблемаларны ачыклау буенча проект эшенә керештеләр: уңай һәм тискәре якларны ачыкларга тырыштылар. Мәйданда төп спикер булып “Русия авыл яшьләре берлеге” оешмасы рәисе, Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы Рәфыйк Еникеев чыгыш ясады.