

Свердловск өлкәсенә кайтып барышлый Уфаны күреп чыгарга тукталган 48 яшьлек ир фахишә корбаны булган. Аны берүзен фатирда бикләп калдырганнар. Ул өч көн тоткынлыкта үткәргән.
Инженер булып эшләүче Дмитрий еракта командировкада булган һәм өенә кайтышлый берничә көнгә Башкортстан башкаласында тукталган. Ир вакытын күңелсез үткәрергә теләмәгән һәм интим хезмәтләреннән файдаланырга карар иткән. Ул фатирга Лариса исемле хатынны чакырткан һәм аңа 10 мең сум акча түләргә тиеш булган. Әмма ир вәгъдәсен үти алмаган, чөнки исереп йоклаган.
Эшкә килгән хатын югалып калмаган, инженерның телефонын алып, өстеннән бикләп киткән. Ир-ат уянгач, ничек тә чыгарга, ярдәм чакырырга тырышкан, әмма фатир хуҗабикәсе килмәгән, ә телефоны булмагач, шалтыратыра алмаган. Нәтиҗәдә, аның кычкырган тавышын консьерж ишетеп калган һәм полиция чакырткан.
Менә шундый хәлләр дә була.
Фото: muzoktcrb.ru