Җәмгыять
25 август 2023, 05:18

Ике кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган

10 яшьлек малайның электр трансформаторына менеп, токка сугылуы турында язган идек. 

Ике кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаганИке кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган
Ике кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган

Туймазы районы Балтай авылында ток сугудан кулларын югалткан малай җиңел атлетика буенча Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган.

11 яшьлек Илназның язмышын хәтерлисездер? Без аның турында язган идек. 2021 елның 7 июлендә Дәүләтовларга тирән хәсрәт ишек кага. 10 яшьлек төпчек малайлары электр трансформаторына менә, һәм аны 10000 вольт көчәнешле электр тогы суга. Футбол уйнаганда шул трансформаторга очып барып төшкән тупны алырга уйлаганда, әнә шундый бәла сагалап торгандыр дип кемнәр уйлаган?!

Табиблар, берничә операция ясап, Илназның ике кулын да ампутацияли. Бу фаҗигадән соң Илназ көннәрен ничек үтүе турында видео төшерә башлый. Малайга танылган футболчылар ярдәм итә, ә бу җәйдә ул Чиләбегә спорт ярышларына бара. Һәм йөз метрлы йөгерүдә ул беренчеләрдән булып килә. Хәзер аны 400 метрлы дистанция көтә, ярышларның соңгы көнендә тагын 200 метрга йөгерәчәк.

Ике кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган
Ике кулсыз калган Туймазы егете Бөтенрусия ярышларында җиңү яулаган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас