

Белеп, күреп, танышып, бүләкләр отып өлгерделәр.
Идел буе федераль округының "Яшьләр җыены-2023" форумында катнашучыларга "Атайсал" платформасындагы лекцияләр бик ошады. Алар сессияләрдә катнашты, дискуссияләр оештырды.
“Тан” гәзите хәбәр итүенчә, “Атайсал” платформасында БСТ каналы алып баручысы Лилия Курамшина, М.Кәрим исемендәге Яшьләр театры актеры, блогер Шаһит Хамматов, каратэ буенча Русия чемпионы, “Атайсал” проектында катнашкан Илсур Нәбиуллин, фермер Айтуган Фәттахов, блогер Айдар Кәлимуллин чыгыш ясады.
Алар тәҗрибә уртаклашты, үзләренең тормыш юлы, эшчәнлеге, шулай ук, “Атайсал” проекты турында сөйләде.
“Без бергә” квест-уены мавыктыргыч узды.
Ахырда “Этника” яшь дизайнерлар коллекцияләре Яшьләр конкурсында җиңүчеләрнең һәм грант отучыларның исемнәре әйтелде.