Җәмгыять
25 август 2023, 12:27

Батырлык үлемсез!

Бүген Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулды.

Батырлык үлемсез!Батырлык үлемсез!
Батырлык үлемсез!

Бүген Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулды.

Шул уңайдан Кырмыскалы районында тантаналы чаралар узды. Шәйморат авылының Җиңү паркында иртән урындагы халык, активистлар, хәрби-патриотик клублар тәрбияләнүчеләре, шулай ук яшь шәйморатовчылар җыелды.

Тантаналы митинг легендар комдив һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Җыелганнарны Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров сәламләде.

- Бүген без Миңнегали Шәйморатовның тууына 124 ел тулуга багышланган чарадабыз. 43 еллык - кыска гомер. Без кавалерия дивизиясе командирының батырлыгына, фидакарьлегенә, лидерлык һәм эшлеклелек сыйфатларына сокланабыз, - дип билгеләп үтте Әлфир Фәрхәт улы.

Митингта катнашучылар Миңнегали Шәйморатовны, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алды.

Чара Шәйморат авыл клубында дәвам итте. Анда "Геройның гасырларга даны" гамәли конференциясе һәм "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены да узды.

Батырлык үлемсез!
Батырлык үлемсез!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас