

22-25 август көннәрендә республикабызның иң күркәм табигатьле районнарының берсе Бөрҗәндә палаткалы лагерь формасында “Яшьләр җыены – 2023” Идел буе федераль округы гражданнар форумы уза. Анда Башкортстаннан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Татарстан, Самара, Саратов, Ырынбур, Курган, Чиләбе һәм Пермь төбәкләреннән яшьләр катнаша.
Чарага Русиянең төрле төбәкләрендә белем алучы яшьләр оешмалары вәкилләре – яшь башкортстанлылар җыелган. Форум дүртенче тапкыр уза. “Быел яшьләр сәясәте учреждениеләре һәм органнары белгечләре өчен тематик смена планлаштырылды”, – диде Башкортстанның яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук форумның үзенчәлеге турында.
Егетләр һәм кызлар өчен бу форум – белемнәрен арттыру,тәҗрибә алу өчен генә түгел, үзләренең проектларына финанс ярдәм алу өчен бик яхшы мөмкинлек.
Форумның беренче көнендә тугыз юнәлеш буенча эшләячәк командалар визиткалары белән чыгыш ясады.
Кичке чарада Башкортстан яшьләрен республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук сәламләде:
– Бүген монда җыелуыбызга бик шатмын. Дүртенче ел рәттән Яшьләр җыены дусларын җыя. Быел җыен көчлерәк, форум мәгънәсе ягыннан да яңарды, форматы киңәйде. Бу юлы без соклангыч Бөрҗән районында җыелдык. Җыен палаткалы лагерь форматында үтә. Барыгыз да үзара аралашсын, кемнәрдер элекке танышларын очратсын, кемнәрдер яңа дуслар тапсын, яңа белемнәр тупласын өчен дүрт көн күп түгелдер, әлбәттә. Әмма без форматны тагын да үстерербез һәм көчлерәк була барырбыз!
Форум кысаларында Уфада киң колач белән төзелгән Евразия фәнни-мәгариф үзәкнең вузара студентлар кампусы үсешенә багышланган стратегик сессия дә бик җанлы үтте. Анда катнашучылар объектның үсешен ничек күзаллаулары белән бүлеште.
“Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә ниләр булырга тиеш?” дигән һәм башка сорауларга җаваплар бирделәр. Спортзал, чил-зона, коворкинг, бассейн, бушлай психолог, буфет, китапханә, технопарк, лабораторияләр, конференция заллары, кондиционерлар, лекция кабинетлары, иҗат студияләре, намаз урыннары, лингофон кабинеты, катнашучылар өчен бүлмә, гардероб – бүгенге көнгә иң актуальләре шулар.
Бөрҗән районында үткән әлеге форумда яшьләрне авылга җәлеп итү юллары турында да фикер алыштылар.
Форумдагы тугыз мәйданның берсе “Авыл яшьләре” дип аталды. Ул агросәнәгать комплексында эшләүче яшьләр өчен тәгаенләнгән. Сөйләшүләр, фикер алышулар вакытында авылда яшәүче яшьләргә: “ 5-10 елдан авыл нинди булачак?”, - дигән сорауны бирделәр.
– Безнең авылда хәлләр бик сөенечле түгел, - дип бәян итте катнашучыларның берсе. – Балалар бакчасы белән мәктәп ябылды, укучылар күрше авылга йөреп укыйлар. Яшьләр аз, күбесе акча эшләргә вахта белән чит тарафларга чыгып китә. Киләсе ун елда авылның өмете юк дип уйлыйм.
Авылда умартачылык белән шөгыльләнгән икенче бер эшкуар төп проблема дип эчкечелекне атады. Ул үзендә эшләүче эшченең эш хакы алгач та аны эчеп бетерүе турында сөйләде. Дөрес, чарада катнашучыларның барсы да аны хупламады: урындагы муниципалитетларда эчеп йөрүче яшьләр күп түгел, дип исәпләүчеләр шактый.
Яшьләрнең авылда калмавының төп сәбәпләре итеп шәһәрләрдәге уңайлыкларга кызыгуны, социаль инфраструктура булмавын атадылар. Шул ук вакытта авылда чиста һава, үз хуҗалыгың белән яшәү мөмкинлеге булу күпләрне кызыктыра. Илдә яшьләрне авылга җәлеп итү буенча күп программалар эшләп килүен дә билгеләп үттеләр.
Медиа-трендлар – “Яшьләр йыйыны-2023” форумында иң популяр мәйданчыкларның берсенә әверелде.
Башкортстан Республикасы Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская форумда катнашучыларга республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) эше турында сөйләде. Яшьләр өчен тема кызыклы булды. Мәйданчыкта күп кенә мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышулар үтте.
ЦУР үз эченә төрле юнәлешләрне берләштергән. Ил Президенты кушуы буенча ЦУРлар барлык төбәкләрдә дә булдырылган, әмма безнең гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләүче команданы республиканың чын патриотлары, лидер-команда дип атарга була.
Елена Анатольевна социаль челтәрләрдә эшләүнең мөһимлеге турында җентекләп сөйләде. Ә бит алар дүрт ел элек эшли башлаганда социаль челтәрләр эш урыннарында тыелган булган. Бүген барлык дәрәҗәдәге чиновниклар һәм җитәкчеләр социаль челтәрләр алып барырга һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр белән турыдан-туры эшләргә тиеш. Мөрәҗәгатьләрнең тематикасын тикшергәндә форумда катнашучылар хакимият тарафыннан игътибар таләп ителә торган иң актуаль проблемалар турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Иң кискен темаларның берсе – сәламәтлек саклауга кагылганы. Залда утыручыларны борчыган көнүзәк мәсьәлә – беренчел квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү. ЦУР вәкилләре алга таба эшләү өчен барлык уңай һәм тискәре җавапларны яздырдылар. Бүздәк районыннан килгән яшь педагог авыл мәктәпләрен тәэмин итү турында сөйләде, чөнки белеп торабыз, әлегә интернет барлык авылларга да барып җитмәгән.
Мәктәпләргә – яшь педагоглар, ә педагогларга дәүләт ярдәме кирәк. Елена Анатольевна гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр үткәрде, шулай ук яшьләрне үз хокукларын ныграк белергә, турыдан-туры республиканың ЦУРына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Анда барлык сорауларга җавап бирергә әзерләр.
Социаль челтәрләрдә эшләү буенча өлкән белгеч Радик Гәрәев яшьләргә эш нечкәлекләрен җентекләп аңлатты. Яшь белгеч яшьтәшләре белән уртак телне тиз табуы белән аерылып торды.
Эльвина Яхина яшьләр форумына Чакмагыш районыннан килгән. Ул – мәктәптә өстәмә белем бирү педагогы. Быел алар медиаүзәк ачу өчен грант откан, шуңа күрә яңа танышлар, файдалы белемнәр, тәҗрибә бик кирәк.
“Бүгенге яшьләр – нык патриотик карашлы”
"Яшьләр йыйыны – 2023" IV Яшьләр гражданнар форумы кысаларында Урал Килсенбаев "Беренчеләр хәрәкәте" Бөтенрусия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Журналистларга биргән интервьюсында Урал Килсенбаев: “Республикадабыз өчен яшьләр форумнары яңалык түгел”, дип билгеләп үтте.