Җәмгыять
23 август 2023, 07:40

Яңадан исәп-хисап ясарга булмыймыни?

Кайсыбер чиновниклар башкалар проблемасына бигрәк битараф шул.

Яңадан исәп-хисап ясарга булмыймыни?Яңадан исәп-хисап ясарга булмыймыни?
Яңадан исәп-хисап ясарга булмыймыни?

Кайсыбер чиновникларның, дәүләт компанияләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең башкалар проблемаларына битараф булуына, гамсезлегенә зарланулар әледән әле ишетелеп тора.

    Шушы көннәрдә Башкортстанда яшәүче Ольга исемле ханым әнисенә карата шундый битарафлыкка шаклар катуы турында бәян иткән.

    “Бервакытта да зарлана торган гадәтем юк иде. Ләкин бу юлы пенсионерларга булган мөнәсәбәтне күреп, күзләргә яшь тула. Әнием – пенсионер. Тәрбияче булып 30 елдан артык эшләсә дә, кызганычка каршы, пенсиясе тыйнак кына. Җитмәсә,  күптән түгел аңа Альцгеймер чире дигән диагноз куйдылар.  Аның нәтиҗәсе буларак, әнинең хәлләре хәтерен югалтуга табан бара. Миңа опекунлык рәсмиләштерергә туры килде – хәзер әнинең көнкүреш мәшәкатьләре минем җилкәгә ятты.

    Күптән түгел әнинең түләү кәгазьләрен караштырып утырганда, газга зур бурычы булган квитанциягә тап булдым. Баксаң, газ счетчигын тикшерү срогы апрельдә үк  чыккан һәм әнигә түләүне күрсәткечләр буенча түгел, норматив буенча исәпләгәннәр. Тикшерү процедурасын үткәрергә туры килде. Анысы да 2 мең сумнан күбрәккә басты.

     Счетчикны тикшерткәннән соң, газ хезмәтенә күрсәткечләр буенча яңадан исәп-хисап ясауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ләкин Красноусолск газ хезмәтендә моны эшләүдән баш тарттылар. Шуннан мин Башкиргаз сайты аша үтенечемне җиткердем. Һәм тагын отказ алдым.

    Алай гына түгел, әнигә якын киләчәктә бурычын түләмәсә, газны өзәчәкләре турында хат җибәргәннәр. Әнинең пенсиясе 18 605 сум. 8 мең сумнан күбрәге ай саен даруларга китә, 5 мең сум тирәсе – коммуналь хезмәтләргә. Ашарга, яшәргә 6 мең сум тирәсе кала. Ышанырлыкмы соң бу?

      Мин әнигә, әлбәттә,  зур булмаган хезмәт хакымнан ярдәм итәм. Ипотекам да бар. Әмма пенсионерлар өчен коммуналь хезмәтләргә шундый зур суммалар түләү – кулдан  килерлек эш түгел. Безнеке кебек гаризаларны шәхсән рәвештә карап, яңадан исәп-хисап ясау мөмкиндер бит?

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас