Җәмгыять
23 август 2023, 05:39

Суд приставлары дуслаштырган

Шулай да була.

mirbelogorya.ru Суд приставлары дуслаштырганmirbelogorya.ru Суд приставлары дуслаштырган
Суд приставлары дуслаштырганФото:mirbelogorya.ru

Татарстанда суд приставлары алиментчы ирне элеккеге хатыны белән дуслаштырган.

Лениногорск районы суд приставларына алимент түләмәгән әтидән акча түләттерү турындагы башкарма документ килә. Ир, хатыны белән аерылышканнан соң, баласы турында сирәк исенә төшерә, 300 мең сумнан артык алименты җыела. Үз иреге белән түләмәгәч, приставлар аның банк исәпләренә арест сала, чит илгә чыгуны тыя, шулай ук водитель таныклыгын да чиклиләр.

Хатын белән ирнең икесен дә чакырып алып, баланы тиешенчә тәрбияләргә кирәклеге турында сөйлиләр. Әллә очрашудан соң хисләре яңарып киткән, әллә суд приставларының сүзләре йөрәкләренә, акылларына үтеп кергән, хатын суд приставларыннан башкарма документны барып алган. “Баланы бергә тәрбияләргә карар иттек”, – дип аңлаткан ул бу адымын.

Менә шулай да була икән.

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас