Җәмгыять
23 август 2023, 10:55

“Русияне Уфа аша яратам!”

Палестиналы Әбделрахман рус телендә бик яхшы аралаша.

“Русияне Уфа аша яратам!”“Русияне Уфа аша яратам!”
“Русияне Уфа аша яратам!”

    Әлеге мәлдә республиканың  Бөрҗән районында Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены-2023” IV Яшьләр форумы бара. Чарада катнашучылар – заман сулышын тойган, киләчәккә зур өметләр белән караган сәләтле яшьләр.

     Башкорт дәүләт университетында белем алучы 21 яшьлек  студент Әбделрахман – милләте буенча палестиналы. Бер ел әзерлек курсында укыганнан соң, университетның башлангыч курсын тәмамлаган. Дәвалау эше факультетында белем ала. Әбделрахман рус телендә бик яхшы сөйләшә. Гарәп, инглиз телләрен дә белә.

- Миннән еш кына: “Рус телендә ничек шулай әйбәт сөйләшәсең", дип сорыйлар. Минем болай дип җавап бирәм: "Әгәр дә тел ошый икән, син аны чын  күңелдән өйрәнәсең". Рус телендә укыгач, бик теләп өйрәнәм. Башкорт, татар телләреннән, мәсәлән, “сәлам, хәлләр, әйбәт, мин сине яратам, мин сине яратмыйм” сүзләрен беләм. Гарәп телендә дә булган улым, майдан, мәдрәсә, галәм сүзләрен аңлыйм.

    Шуны әйтәсем килә – мин  Русияне яратам икән, димәк, мин аны Уфа аша яратам. Ягъни, Русияне Уфа аша өйрәнәм. Үзем мөселман. Ураза, Корбан бәйрәмнәрен үткәрәм, намаз укыйм.  Туган якка билгеле сәбәпләр аркасында кайтканым юк. Аллаһ боерса, сентябргә миннән ике яшькә олы бертуган абыем киләчәк. Ул Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керде.  Киләчәктә укуымны тәмамлап,  үземә эш табарга хыялланам. Укудан тыш, рус шагыйрьләренең шигырьләрен укыйым, җырлар тыңлыйм”.

Чыганак: tanburz.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас