Җәмгыять
23 август 2023, 15:40

Күптәнге хыялым иде

Күптәнге хыялым идеКүптәнге хыялым иде
Күптәнге хыялым иде

18 яшьлек Камилла Закирова Иглин районынан. Ул Уфа технология һәм дизайн колледжында модельер һөнәренә укый. Ул волонткр булып 3 ел эшли.

- Ирекмәнлек минем яраткан шөгылемә әйләнде. Кешеләр белән аралашырга, энергия белән бүлешергә яратам. Яңа үрләр яулаган, ниндидер биеклекләргә менгән, изгелекләр кылган, максатлары булган кешеләрдән илһам алам. Ә ирекмәннәр нәкъ шундыйлар рәтенән - уңганнар, позитив карашлылар, дәртлеләр, изге күңеллеләр. Җыенга бару мөмкинлеге килеп чыккач ифрат куандым. Башкортостанның иң матур райондарының берсе Бөрҗәнгә бару күптәнге хыялым иде. Яңа дуслар табу, матур сәэссоратлар алу, матур табигать кочагында рәхәтләнеп ял итү белән бер рәттән куратор буларак башка кешеләр өчен җаваплылык алырга өйрәнү ягыннан үземне сынап карыйсым килде,- ди Камилла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас