

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров туризм министрлыгы җитәкчелеген үткән ял көннәрендә Стәрлетамакта узган “Купец 2.0” фестивалендә туристлар булмавы өчен тәнкыйтьләде.
Хөкүмәттә үткән киңәшмәдә ачыклануынча, ведомство анда “Башкортстанда озын гомер” программасы буенча сәяхәт итүче туристлар белән автобуслар җибәрмәгән.
Төбәк Башлыгы “әгәр дә мондый хәл тагын бер тапкыр кабатланса, ул бер көн эчендә туризм министрлыгы җитәкчелеген алыштырырга әзер булуы” турында кисәтте. Һәм моңа кадәр ведомство туристларны икенче бер чарага — Баймак районында үткән “Башкорт аты” фестиваленә аның берничә тапкыр үтенүеннән соң гына җибәрүне оештыруы турында әйтте.
" Сез чагу вакыйгаларның кайда булачагын алдан беләсез. Мин сезнең өчен бу эшне башкарырга тиешме?", - дип ачуланды төбәк башлыгы.
Радий Хәбиров туристларны фестивальләргә җибәрү мәсьәләсен хәл итү өчен туризм министрлыгына бер атна вакыт бирде.