Җәмгыять
21 август 2023, 11:55

Радий Хәбиров Рафаэль Байдәүләтовка Халыклар Дуслыгы орденын тапшырды

Дәүләт эшлеклесенә – 80 яшь.

Радий Хәбиров Рафаэль Байдәүләтовка  Халыклар Дуслыгы орденын тапшырдыРадий Хәбиров Рафаэль Байдәүләтовка  Халыклар Дуслыгы орденын тапшырды
Радий Хәбиров Рафаэль Байдәүләтовка Халыклар Дуслыгы орденын тапшырды

21 августта республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чираттагы оператив киңәшмә үткәрде. Эш башында төбәк җитәкчесе дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Рафаэль Байдәүләтовны 80 яшьлек юбилее белән котлады. 1999-2008 елларда ул республика Хөкүмәтенең Премьер-министры булды.

- 16 августта Рафаэль Ибраһимовичка 80 яшь тулды. Аның эше безнең республика өчен бик файдалы булды. Бүген төбәкнең идарә командасында аның укучылары күп, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Башкортстан башлыгы Рафаэль Байдәүләтовка Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

- Югары бүләк өчен рәхмәт сүзләрен әйтергә рөхсәт итегез. Минем өчен бу -  мин җитәкләгән хөкүмәтнең эш нәтиҗәлелеген бәяләү, – диде Рафаэль Байдәүләтов. - Бүген ил өчен гади булмаган вакытта республика җитәкчелегенә энергия, Башкортстанны ныгытуда куелган бурычларга ирешүдә фидакарьлек телим.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас