Җәмгыять
21 август 2023, 09:11

Иң яхшы патшаны билгеләгәннәр

Русиялеләр тарихтагы патшаларны ничек бәялиләр?

legendapress.ru Иң яхшы патшаны билгеләгәннәрlegendapress.ru Иң яхшы патшаны билгеләгәннәр
Иң яхшы патшаны билгеләгәннәрФото:legendapress.ru

Russian Field тикшерү төркеме Русиядәге иң яхшы һәм иң начар идарә итүче патшаларның исемнәрен билгеләгән. Сораштыруларда катнашучылар Русиядә сәяси лидерлар дип Петр I, Екатерина II һәм Иосиф Сталинны билгеләгән. Ә менә иң начар патшалар дип Борис Ельцин белән Михаил Горбачевны атаганнар.

Петр I белән Екатерина IIгә карата тел тидерүче булмаган. Ә менә Иосиф Сталин турында 65 процент кеше – уңай, 20 проценты тискәре карашта. Сталинның эшчәнлеген 60 яшьтән өлкәнрәк, гаилә кереме 80 мең сумнан арткан, югары белеме булмаган ирләр хуплый. Югары белеме булганнар исә Сталинның эшчәнлеге белән килешмәвен белдерә.

Иван III, Александр I һәм Александр II турында русиялеләр бер фикер дә әйтә алмаган: сораштыруларда катнашучыларның 53 проценты аларны белмиләр булып чыккан.

Чыганак: news.mail.ru

 

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас