

2 сентябрь көнне Русиядә иң зур сөт бәйрәме - "Сөт иле" фестивале - уфалыларны һәм кунакларны, файдалы эчемлек яратучыларны башкаланың Дуслык монументы янында Агыйдел яры буендагы яңа мәйданчыкка чакыра. Бүген ул - шәһәр халкының иң яраткан урыннарының берсе, Башкортстан башкаласының визит карточкасы.
Быел чара “Бәйрәмгә кушылыгыз!” девизы астында уза.
– Башкортстан сөт республикасы булды һәм шулай булып кала да. Бездә сөт җитештерү күләме үсә. Узган елда төбәкнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 760 мең тонна югары сыйфатлы продукт җитештерде. Республикада сөт эшкәртү буенча 80 тирәсе предприятие эшли, алар төбәкне күп төрле сөт продуктлары белән тәэмин итәргә сәләтле, - диде Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фестивальдә аттракционнар, спорт мәйданчыклары, фудкорт зонасы, сөт ярминкәсе, балалар өчен мастер-класслар эшләячәк.