Җәмгыять
19 август 2023, 09:55

Стәрлетамакта - яңа мәчет

Эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров "Мөхәммәдсәлим" мәчетен ачу тантанасында катнашты.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

"Мөхәммәдсәлим" мәчетен 2012 елда хәйрия һәм спонсорлык ярдәме хисабына төзи башлаганнар.

Эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе төзүчеләргә, меценатларга, волонтерларга Стәрлетамакның яңа рухи үзәген булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге һәм төзелештә ярдәм иткәне өчен Радий Хәбиров «Риком» компаниясе җитәкчесе Ринат Раймановка һәм мәчет төзү инициаторы Салават Яппаровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа мәчетнең сыйдырышлылыгы 400 кеше, гомум мәйданы - 610 кв.м. Радий Хәбиров гомум намаз залын, никах һәм исем кушу йолалары өчен бүлмәләрне карады.

Мәчеттә булган вакытта Радий Хәбиров мәхәллә кешеләре белән аралашты. Алар билгеләп үткәнчә, мәчет урнашкан микрорайон актив төзелә һәм яңа дини учреждение популяр рухи һәм белем бирү үзәгенә әвереләчәк.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас