

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың бакыйлыкка күчүенә дә 8 ай булды. Җырчының дусты, ВКонтакте сәхифәсендәге төркемен алып баручы Алсу Хәсәншина гаиләсе турында яңалыклар сөйләгән.
Ул Эльмираның балалары язмышы өчен борчылган тамашачыларына аларның хәлләре турында бераз язып үткән.
«Бик күп сораулар килә, балалары ничек микән? Әнисе ни хәлдә? ничек түзә? дип. Ире ничек, балалары кем белән?… Шул сорауларга, җавап бирергә булдык.
Әнисе нык кайгыра, бик авыр шул үз балаңны җиргә иңдерү. Атна саен әнисе энесе һәм киленнәре белән зиратка барып су сибәләр. Дога кылып кайталар. Эльмирабызның балалары яшәргә көч бирә. Ире исән-сау, эшләп йөри, шулай ук кайгыра, борчыла, ир — хатынсыз, ә балалар — әнисез, өйдә буш, нурсыз инде ӘНИ булмагач.
Балалары әтиләре белән! Кызлары Диана 9-нчы сыйныфны тәмамлады һәм уку йортына керә алла бирса. Уллары Артём 3нче сыйныфка бара.
Аллаһы Тәгалә гаиләсенә сабырлык, тынычлык һәм көч бирсен. Бик зур кайгыларын уртаклашабыз! Эльмирабызның карангы гүре якты булсын! Урыны оҗмах түрендә булсын! Әмин! Бары тик дога гына кирәк хәзер. Эльмира Наиль кызына…» — дип язган Алсу.
Чыганак: vatantat.ru