

Башкортстанның күп балалы гаиләләре ипотеканы түләгәндә дәүләт ярдәменнән файдалана алачак.
РФ Хөкүмәте ипотека кредиты түләүче күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен өстәмә рәвештә 15 млрд сум акча бүлеп бирде.
Программадан файдаланып, ипотеканы тулысынча яки өлешчә түләү өчен 450 мең сум күләмендә түләүне өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр рәсмиләштерә алачак.
Аны кредитны каплау өчен кулланылырга мөмкин: торак сатып алганда яки аны төзегәндә; шәхси торак төзелеше өчен җир участогы сатып алганда файдалана алалар.
Программа 2019 елның 1 гыйнварыннан соң өченче баласы туган гаиләләргә кагыла. Шул ук вакытта өлкән балаларның яше ярдәм күрсәтү карарына тәэсир итми. Түләү шулай ук балалар уллыкка алынган гаиләләргә дә кагыла.
Түләү алу өчен гаиләләр турыдан туры банкка гариза белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин яисә дәүләт хезмәтләре порталында форма тутыра алалар.