Җәмгыять
19 август 2023, 12:00

Ассортиментлары бай

Ярминкәдә 200дән артык оста катнаша.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Стәрлетамакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең тарихи мәйданында өченче тапкыр уздырыла торган «Сәүдәгәр 2.0» кунакчыллык фестивалендә булды.

Чара Стәрлетамак тарихы белән бәйле, аның нигез салучыларның берсе булып XVIII гасыр рус сәүдәгәре Савва Тетюшев санала.

Фестиваль мәйданчыгында, элекке базар мәйданы булган урында, һөнәрчелек ярминкәсе, иҗади һәм күргәзмә зоналары оештырылды.

Төбәк җитәкчесе фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга аны уңышлы уздыруларын, ә шәһәргә тотрыклы үсеш теләде.

Һөнәрчелек ярминкәсендә Башкортстан, Самара, Чиләбе, Свердловск өлкәләреннән һәм Казахстаннан 200дән артык оста катнаша. Аларның продукциясе арасында «Туристик сувенир» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучылар тәкъдим иткән сувенирлар да бар. Радий Хәбиров әйберләрне карап чыкканнан соң аларның ассортименты елдан-ел киңәя баруын билгеләп үтте.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас