

Тән һәм җан сәламәтлеге өчен.
«Авыруларны дәвалауда иң зур хата -тән өчен табиблар һәм җан өчен табиблар булу, чөнки берсе икенчесеннән аерылгысыз...” дип язган бер эшендә Платон.
15 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфа җәмәгатьчелегенә “Бәдән ни дәшә” (“Что говорит тело”) дип аталган яңа проект тәкьдим итте.
Проект кысаларында узган беренче очрашу “Сәламәт тән тиресе” дип аталды, һәм тире белән бәйле авырулар медицина һәм психология күзлегеннән каралды.
Онколог, хирург Гөлнур Нигманова тире авырулары төрләре, сәламәтлек саклау серләре белән бүлешсә, нейродермит, псориаз һ.б. кебек чирләрнең психосоматикага бәйлелеге, барлыкка килү сәбәпләре, профилактика мәсьәләсен Гөлшат Сафина күтәрде.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, “Бәдән ни дәшә” проектының максаты – милләтне сәламәтләндерү, үз өлкәсе белгечләреннән җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү һәм татар интеллигенциясе арасында яңа йөзләр ачу.
Оештыручылар бу юнәлештәге чараларны медицинананың төрле өлкәләрендә эш алып барган табиблар белән аена бер тапкыр үткәрүне планлаштыра.
Начало формы