

Чит илләр санкцияләр кертү сәбәпле, Русиядә эчке туризм алга китә, кешеләр ил буйлап сәяхәттә йөри. Шул сәбәпле, кунакханәләр җитешмәве сизелә башлаган.
Киләсе язга тиз төзелә торган модульле кунакханәләр эшләү тәкъдим ителгән. РФ хөкүмәте инвесторларга 11 млрд сум грант бирергә ниятли, бу турыда РФ Президенты Владимир Путин үзе әйткән.
Русия туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Сергей Ромашкин әйтүенчә, бу Русия төбәкләре өчен уңайлы вариант булачак. Әйтик, Дагыстанга туристлар агымы ике ел элеккеге белән чагыштырганда, 40 процентка арткан.
Модульле кунакханәләр Алтай, Байкал төбәкләре өчен дә яхшы булачак. Анда капиталь төзелеш тыелган, ә модульле кунакханәләргә фундамент кирәкми, алар ул категориягә эләкми.
Әлеге вакытта Көнбатыш илләрендәге модуль вариантын карыйлар, әмма алар безнең климатка чыдар микән соң?
Чыганак: aif.ru