

Башкаладан чыгып, Агыйдел аша салынган күпердән туган якларына кайтып йөрүчеләр искә аладыр – җырларда җырланган, кайчандыр мул сулы Агыйделебез соңгы елларда сизелерлек саекты, утрау-утрау үлән белән чуарлана башлады. Болай булса, тагын да берничә елдан Агыйделдән исеме генә калыр инде дигән шик-шөбһә туа. Ник елга шундый хәлгә җитте соң?
“2007 елдан бирле Башкортстанда аз сулы еллар циклы дәвам итә, шуңа күрә күпчелек су объектларында суның саегуы күзәтелә, - дип аңлатма бирә бу хәлгә Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Азат Басыров. – Язгы ташкын вакытында елгаларның максималь дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечләрдән күпкә түбәнрәк булды. Бу исә үз чиратында күлләрне туендыруга һәм җир асты сулары запасын тулыландыруга булышлык итмәгән.
Барлык табигый күренешләр дә цикллап уза. Вакыт үтү белән аз сулы чор күп сулы чор белән алышыначак. Бу елгалар һәм күлләрдәге су дәрәҗәсенең күпьеллык уртача күрсәткечләргә кадәр күтәрелүенә китерәчәк. Бу хәл Агыйделнең торышына да уңай йогынты ясарга тиеш.
Азат Басыйров әйтүенчә, министрлык үз вәкаләтләре кысаларында ел саен сулыкларны чистарту, тирәнәйтү һәм чистарту эшләрен оештыра.