

“Башкорт аты” халыкара фестивалендә Башкортстан Республикасы Милли музееның “Ат иле” күргәзмәсе ачылды.
Исеменнән үк күренүенчә, картиналар һәм арт-объектларның, башка скульптураларның экспозициясе башкорт атына багышланган.
Музейның беренче төбәкара иҗади проекты “Ат иле”ндә Башкортстаннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутия, Дагыстан һәм Алтайдан рәссамнар һәм осталар катнашты. Алар җитмештән артык эш тәкъдим иттеләр.
"Аларның бер өлешен без фестивальгә алып килдек. Бу иллегә якын эш. Һәр рәссам атны үзенчә сурәтләгән, аңа булган мәхәббәтен үзенчә җиткергән. Күргәзмә быел февраль аенда ачылды. Ул Башкортстан буйлап сәяхәт итәчәк һәм республика халкын Русия һәм Башкортстан рәссамнары иҗаты белән таныштырачак», - ди “Башкорт аты” фестивалендә катнашучы этнография бүлеге мөдире Лилия Барлыбаева.
Башкорт токымлы атлар фестивале Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы буенча үткәрелә. Республика җитәкчесе ассызыклаганча, фестиваль традицион һәм әһәмиятле булырга тиеш.