Җәмгыять
12 август 2023, 05:55

Кымыз этикеткаларында – рус классиклары

“Алар заманында безнең  кымыз белән дәваланган”, - ди Денис Өметбаев.

Кымыз этикеткаларында – рус классикларыКымыз этикеткаларында – рус классиклары
Кымыз этикеткаларында – рус классиклары

Урал аръягыннан кымыз җитештерүче Денис Өметбаев кымыз салынган шешәләр өчен үзенчәлекле  этикеткалар уйлап чыгарган.

 Аларда бөек рус әдәбияты  классиклары Александр Пушкин, Лев Толстой, Антон Чехов сурәтләнгән. Билгеле шәхесләр  заманында Башкортстанга милли эчемлегебез – кымыз  белән дәваланырга килгән булганнар. Аларның портретларын этикеткалар өчен Уфа рәссамы Нелли Акчурина эшләгән.

“Безнең этикеткаларда Лев Толстой, Антон Чехов, Сергей Аксаков, Максим Горький, Александр Пушкин, Марина Цветаева сурәтләнгән, шулай ук аларның кымыз турында цитаталары  китерелгән”, - ди Денис Өметбаев.

Денис Өметбаев сүзләренчә, аның хуҗалыгында, классиктан кымыздан тыш, гаилә рецептлары буенча төрле өстәмәләр белән кымыз җитештерәләр. Аларны  кымыз яратучылар  Баймак районында Граф күле ярында үтүче “Башҡорт аты”  халыкара фестивалендә бәяли алачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас