

“Башҡорт аты” халыкара фестивале рәссамнар өчен илһам чыганагына әверелде. Алар да Баймак районының Граф күле янына юлланды. Уфа, Сибай, Баймак, Ишембай, Стәрлетамак, Белорет, Дәүләкән һәм республиканың башка районнарыннан профессиональ рәссамнар һәм һәвәскәр пейзажлар, кеше портретларын ясыйлар, әмма эшләренең төп объекты булып фестивальнең төп геройлары — атлар тора.
Фестиваль мәйданчыкларының берсендә “Башҡорт аты” республика рәсемнәр конкурсында катнашучыларның әзер эшләре тәкъдим ителде. Ул берничә ай элек игълан ителгән иде.
“Без 150ләп картина алдык, алар арасында Кырым һәм Симферополь рәссамнарының эшләре бар. Эшләр төрле техникада башкарылган: карандаш, акварель белән. Хәтта папье-маше кулланыпэшләнгән зур картиналар да бар», — ди конкурсның кураторы, Республика халык иҗаты үзәге каршындагы «Атайсал» мәдәни үзәгенең художество җитәкчесе Зилә Лира.