Җәмгыять
12 август 2023, 11:25

Феруза Халдарова: “Брендны бөтен дөньяга танытачаксыз”

Үзбәкстан  җырчысы фестивальнен үтә  дәрәҗәле булуына сокланды.

Феруза Халдарова:   “Брендны бөтен дөньяга танытачаксыз”Феруза Халдарова:   “Брендны бөтен дөньяга танытачаксыз”
Феруза Халдарова: “Брендны бөтен дөньяга танытачаксыз”

II Халыкара “Башҡорт аты” фестиваленә Үзбәкстаннан да  делегация килде. Анда Сәмәрканд, Джизаг, Ташкент өлкәләре вәкилләре бар. Делегация эшлекле кешеләрдән һәм өлкә филармониясе артистларыннан тора. Фестиваль ачылганнан соң концертта Үзбәкстанның һәм Башкортостанның халык артисты Женисбәк Пиязов чыгыш ясады.

Шулай ук бәйрәмгә танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, Үзбәкстан дәүләт хор капелласы солисты Феруза Халдарова килде. Җырчы Ташкентта туса да, аның тамырлары Башкортстанда. Җырчыны безнең республика белән күп нәрсә бәйли, аның җырлары  аша Үзбәкстанда башкорт җырларын беләләр.

- Мин бу фестивальдә һәм Башкортстанның Урал аръягында беренче тапкыр. Чакырдылар. Бирегә Казаннан килдем. Элек  композитор Рафик Сәлманов белән Абҗәлил  районы буйлап йөрергә туры килде, ә Баймакта әле булмаган идем.  Бу фестивальгә зур әзерлек эше  шаккатырды. Әлбәттә, без һәрвакыт башкорт брендларының бал һәм курай икәнен белә идек.  Хәзер инде башкорт аты да – бренд.  Башкортстанның хәзер бөтен дөньяга башкорт атын танытачагына сөенәм,- ди җырчы Феруза Халдарова.

Җырчы кымызның һәм милли бизәнү әйберләренең күплегенә сокланган.

- Мин кымызның төрле төрләрен тәмләп  карадым. Аның ничек ясалганын  күрдем һәм үзе дә процесста катнашырга тырыштым, - ди Феруза Халдарова. - Мине һөнәрчеләрнең эшләре кызыксындырды. Бизәнү әйберләре сатып алырга бик теләдем һәм таш белән бизәлгән матур алкаларга тукталдым. Чарага килеп җитү өчен юл озак булса да, без аны үттек. Мин барлык дусларым һәм хезмәттәшләрем - Башкортстан артистлары белән очрашуыма бик шатландым.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас