Җәмгыять
12 август 2023, 09:55

“Без таныклык алдык!”

Республиканың башкорт атына Роспатент таныклыгы алуы турында төбәк Башлыгы хәбәр итте.

“Без таныклык алдык!”“Без таныклык алдык!”
“Без таныклык алдык!”

Башкортстан башкорт атына Роспатент таныклыгы алды, дип хәбәр итте республика җитәкчесе Радий Хәбиров  һәм бу төбәк өчен зур әһәмияткә ия, дип билгеләде.

"Барыннан да элек, бу безнең башкорт атының уникаль булуына дәлил, — дип ассызыклады үзенең Телеграм-каналында Радий Хәбиров -  Бу токым нәкъ менә безнең территориядә, географик, климат, кеше факторлары тәэсирендә формалашкан. Бу аның сыйфатларын — ышанычлылыгын, ныкышмалылыгын,  чыдамлыгын һәм тугрылыгын билгели.

Моннан соң “Башкортстан аты” брендын бары тик үзебнең  ат үрчетүчеләр генә куллана алачак. Радий Хәбиров ассызыклавынча, башкорт атына патент алу төбәккә мөһим икътисади нәтиҗә бирәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас