

Әлеге мәлдә Баймак районының Граф күле ярында шаулап-гөрләп үтүче “Башҡорт аты” халыкара фестивале киң эшлекле программа өчен әһәмиятле мәйданчык әверелде. “Атларны токымлы үрчетү һәм атчылык продукциясен эшкәртү проблемалары” II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе – шуның ачык мисалы.
Докладлар һәм презентацияләр белән Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән атчылык буенча галимнәр һәм белгечләр чыгыш ясады. Кунакларны Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм токымчылык эшчәнлеге департаменты директоры урынбасары Олег Литяйкин һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов сәламләде.
- Башкортстанда башкорт аты белән бәйле һәрнәрсә - халыкның җаны, монда барысы да атка карата мәхәббәт һәм рәхмәт, хөрмәт хисе белән сугарылган. Сезнең, һичшиксез, Русиядә күптән дан яулаган башкорт балы белән беррәттән тагын бер брендыгыз булачак – ул да булса башкорт аты, - диде Олег Литяйкин.
Якутиядән килгән кунак – авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының атлар селекциясе һәм үрчетү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре Иван Алферов Башкортстанга тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм Арктикада якут атларын үрчетү үзенчәлекләре турында сөйләргә килгән.
Тагын бер кунак – Сауле Ташкенова Казахстан Фәннәр Академиясенең “Казах теле” халыкара үзәгенең Русиядәге вәкиллеген җитәкли. Максатларының берсе - РФ территориясендә Казахстан продукциясен тәкъдим итү.