Җәмгыять
12 Августа 2023, 04:45

“Башкорт аты” фестивале кунаклар җыйды!

Чараның мәдәни өлеше дә, эшлекле өлеше дә бай һәм үзенчәлекле.

“Башкорт аты” фестивале кунаклар җыйды!“Башкорт аты” фестивале кунаклар җыйды!
“Башкорт аты” фестивале кунаклар җыйды!

11-12 августта Башкортстанның Баймак районында "Графское" күле ярында Башҡорт аты халыкара башкорт токымлы атлар фестивале үтә.

   Күп санлы кунаклар җыелган бәйрәм кичә башланып, бүген тагын да күркәмрәк дәвам итә.

Фестивальдә ат үстерүчеләр, атчылык буенча белгечләр һәм галимнәр, декоратив-кулланма иҗат осталары, һөнәрчеләр, рәссамнар, халык иҗатының төрле жанрларындагы иҗади коллективлар, фольклорчылар, этнографлар, спорт ярышларында катнашучылар катнаша. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар килде: Әзербайжан, Төркия, Казахстан, Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Чечня, Дагыстаннан, Рязань, Ырымбур, Чиләбе өлкәләреннән.

Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны  массакүләм мәдәни чаралар, тамашалар, спорт ярышлары, ат парады көтә, анда 1000гә якын кеше катнаша. Чараның  эшлекле өлеше дә шул ук дәрәҗәдә бай планлаштырылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас