Җәмгыять
12 август 2023, 07:10

Алмаз Шугуров: “Җиңүгә һәрвакыт өмет бар”

Узган елгы ат чабышларында җиңүче  булган Алмас  быелгы “Башкорт аты” фестивале турында фикерләре белән уртаклашты.

Алмаз Шугуров: “Җиңүгә һәрвакыт өмет бар”Алмаз Шугуров: “Җиңүгә һәрвакыт өмет бар”
Алмаз Шугуров: “Җиңүгә һәрвакыт өмет бар”

“Яңа автомобиль быел да Баймак җирендә калырмы?” дигән сорауга җавап биреп, Алмас Шугуров “барысына да Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры”  дип елмаеп куйды. Ләкин җиңүгә өмет бик зур.

Республикада башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү буенча хәйрия фондын оештыручы буларак, Алмас , әлбәттә, тыйнаклык күрсәтә. Аның атларының җиңүе турындагы  дан  төбәктә һәм илдә генә түгел, ә Казахстанда да яңгырый. Алмас Шәүкәтович бер генә ярышны да калдырмаска тырыша, ә аның атлары һәрвакыт призлы урыннар белән сөендерә.

2022 елда беренче фестивальдә аның  Турысай аты җиңүче булды, ул 14 чакрымны үтеп, «Озон бэйге» узышларында финишка беренче булып килде. Алмас үзе  «Lada Granta»маркалы яңа машинага  сертификатка лаек булды. Автомобиль ачкычын җиңүчегә тантаналы рәвештә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Казахстандагы ярышлардан соң аннан  Турысайны зур акчага сатуын  сораганнар. Ләкин ул риза булмаган. Быел Алмас Шәүкәт улы фестиваль кысаларында ат чабышында катнашачак Кугәрчен исемле атка  өмет баглый.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас