Җәмгыять
10 август 2023, 19:46

Уфада искитмәле авиашоу узачак

19 августта Забельский аэродромы территориясендә һава флоты көне, Башкортстан авиациясенең 90 еллыгы һәм ДОСААФ Уфа аэроклубының 90 еллык юбилее уңаеннан авиация бәйрәме узачак.

Тамашачыларны «Ядкарь» мәдәният йорты, «Моторостроитель» һәм Ф.Үтәшев исемендәге яшүсмерләр клубы коллективлары чыгышы көтә. Килгәннәрне ретро-техника күргәзмәсе дә сөендерәчәк. Әмма иң чагу шоу, әлбәттә, «Первушино» комплексының   пилотаж төркеме һәм парашютчыларның чыгышлары булачак.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас