

Русиянең "Луна-25" космик станциясе Амур өлкәсендәге Восточный космодромыннан Айга очты.
Бу заманча Русиядә Айга беренче очыш һәм Айның катлаулы рельефлы Көньяк полюсында төшәчәк тарихтагы тәүге станция. Төп бурыч - экзосфераны (күк тәнен каплаган нечкә газ катламы) һәм Айдагы су ресурсларын өйрәнү.
Бортта - якынча 31 кг төрле фәнни җиһаз. Космик станциянең төшеп утыру урыны Айның көньяк поляр өлкәсендә, Богуславский кратерыннан төньякта урнашкан. Космик станциянең очышы 10-12 көн дәвам итәчәк.
Соңгы "Луна-24" совет миссиясе 1976 елда җибәрелгән булган. Ул 170 грамм Ай туфрагын Җиргә алып кайткан.