Җәмгыять
10 август 2023, 08:15

Урманда аю килеп чыккан

Белорет  районында туристларны куркыткан.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Белорет районында Айгир авылы янында аю туристлар төркемен куркыткан. Алар «Айгөлнең күз яшьләре»шарлавыгын карарга килгән булганнар.

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр иткәнчә, куркып калган кешеләр ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан. Ләкин ахыр чиктә алар үзләре дә кыргый хайваннан кача алган.

Ведомствода кисәтәләр, Башкортстан буйлап сәяхәт иткәндә кыргый хайваннар белән очрашырга да мөмкин. Шуңа күрә элементар тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас