Җәмгыять
10 август 2023, 06:15

Елга-күлләр игътибарлы булуны сорый

Ямьле җәй сөендерә дә, көендерә дә.

Елга-күлләр игътибарлы булуны сорыйЕлга-күлләр игътибарлы булуны сорый
Елга-күлләр игътибарлы булуны сорый

Күпләребезнең яраткан мизгеле булган җәй сөендерә дә, көендерә дә. Бер яктан, җәй – тәмледән-тәмле җиләк-җимешләр, табигатьтә,  урман кочагында ял итүләр, кояшта кызынулар,  рәхәтләнеп су керүләр. Икенчедән, әнә шул соңгысы көенергә мәҗбүр итә дә инде.  Чөнки кайвакыт аны-моны уйламый су керүләр кемнәрдер өчен фаҗига белән тәмамлана, гаиләләргә кайгы алып килә.

    Бу җәһәттән саннарга  күз салсак, чәчләр үрә торырлык: Русиядә июль аенда гына сулыкларда 900дән артык кеше батып үлгән. Шул ук вакытта Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре  сулыкларда 300ләп кешенең гомерен саклап кала алган.  Һәм елга-күлләр янында  әти-әниләре игътибарыннан читтә – үзаллы уйнап йөргән 7 меңгә якын баланы ачыклаганнар. Димәк, тагын шул кадәр кешенең гомере саклап калынды дигән сүз.

    Кызганычка каршы, республика сулыкларында да быелгы җәйдә батып үлүчеләр бихисап булды. Мондый күңелсез хәлгә үземә дә шаһит булырга туры килде: 5 июль көнне Сипайлово бистәсендә Каридел елгасына су керергә төшкәч, яр буенда полиция хезмәткәрләренең күп булуына аптырап киттем. Баксаң, бер ир суга баткан. Җансыз гәүдәсен яр буена чыгарып салганнар. Берникадәр вакыттан соң, полиция хезмәткәрләре ирне кара пакетка төреп, носилкага салып, алып киттеләр...

     Без, журналистлар, матбугат битләрендә сулыкларда сак булырга кирәклеге турында даими язып, кисәтеп торабыз. Шулай булуга карамастан, су корбаннары артып тора. Ә бит әле җәй үтмәгән, эссе көннәр, бәлки, тагын да булыр. Ял көннәрендә, кешеләр су буйларында аеруча ашкынган көннәрдә,  6-8әр кеше батып үлүе мәгълүм. Аларның күбесенә  30  яшьләр тирәсе генә.  Балалар батып үлү очрагы икеләтә, өчләтә кайгы.

    Фаҗигале очракларның берничәсенә тукталып китик: июль аенда шимбә көннәрнең берсендә Мәләвез янында 1983 елда туган ир-ат Шагайка күлендә батып үлгән.  Коткаручылар аның гәүдәсен  алты метр тирәнлектән табып алган.

     Учалы районында, Сөембикә авылы янында, шаһитлар хәбәр әйтүенчә, карьерда 2004 елда туган яшь ир-ат батып үлгән. Коткаручылар аның йөзә белмәве һәм һава тутырылган матраста булуы, ә матрас әйләнеп төшкәч, егетнең паникага бирелеп, бата башлавы турында әйткәннәр.

     Күгәрчен районында Түлебай авылы янындагы буада 1994 елгы егет батып үлгән. Кырмаскалы районында Агыйдел елгасында Кабак авылы янында 1995 елда туган яшь кеше дә су корбаны булган. Бу аянычлы хәл су керү өчен җиһазландырылмаган урында була, егетнең гәүдәсен ярдан 20 метр ераклыкта сигез метр тирәнлектә табалар.

   Ял көннәрендә үлем белән тәмамланган тагын берничә очрак: Нефтекамада Карман сусаклагычында 1991 елгы ир-ат шулай ук һава тутырылган матраста йөзәргә теләгән, әмма аның бу теләге батып үлү белән тәмамланган. Чишмә районы Енгалыш авылы буасында 1988 елгы ир, Дәүләкән районының Иске Яппар авылы янында Дим елгасында 1993 елгы яшь иркәйнең суда батып үлүләре – барысы да аянычлы  статистиканы арттыручы хәлләр. Үлгәннәрнең кайберләрен водолазлар ярдәмендә эзләделәр.

                    Ел башыннан – 52 кеше     

    Соңгы мәгълүматларга караганда, 2023 ел башыннан республика сулыкларында 52 кеше һәлак булган, шул исәптән алты бала.

     Кызганычка каршы, беренче батып үлү очрагы су керү сезоны ачылганчы ук теркәлгән, дүрт бала батып үлгән. “Сәбәпләре төрлечә – кемдер  җиһазландырылмаган пляжда су коенган, кемдер спиртлы эчемлек кулланып йөзәргә булган. Үлгәннәр арасында зурлар каравыннан тыш  су кергән балалар да бар”, диләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

    Бу җәйдә республикада 143 пляж аттестация үткән. Димәк, үткән ел белән чагыштырганда 17гә күбрәк. Димәк, бу урыннарда су керү куркынычсыз, сулык үзе һәм су төбе тикшерелгән дигән сүз.

    Су корбаннары арасында иң күбе – 16 кеше – тыелган урыннарда исерек килеш су керү аркасында үлгәннәр.

    Уяу, игътибарлы булыйк, җәмәгать. Сулыклар игътибарлы булуны сорый.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас