Җәмгыять
10 август 2023, 05:55

Ата-аналар баласыннан ничек алимент алала?

Нотариус җавап бирә, җәмәгать.

Ата-аналар баласыннан  ничек алимент  алала?Ата-аналар баласыннан  ничек алимент  алала?
Ата-аналар баласыннан ничек алимент алала?

- Пенсиядәге  әти-әниләр балаларыннан суд аша гына алимент юллап алаламы, әллә бу проблеманы хәл итүнең башка вариантлары да бармы?

     Бәхәссез, ата-аналар үз балаларын унсигез яшькә кадәр тәэмин итәргә тиеш. Ә картлык көннәрендә ата-аналар балаларының кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ булганда нишләргә?  Русиянең Гаилә кодексы бу моментны да күз уңында  тота: “Эшкә сәләтле балигъ булган балалар ярдәмгә һәм тәрбиягә  мохтаҗ  әти-әниләрен карарга, кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы.

 - Әгәр кызы яки улы  үз бурычларын  үтәми икән,  әти-әнисе алимент түләттерү өчен  турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук ата-аналарга алиментлар суд тәртибендә билгеләнә ала. Балаларга алимент түләү очрагындагы кебек үк, әти-әниләргә түләүләр дә нотариуста расланган килешү белән беркетелергә мөмкин. Түләүләрнең суммасы һәм тәртибе билгеләнә, аларны тоткарлаган өчен штрафлар билгеләнергә мөмкин. Айлык түләүләрдән тыш, өстәмә чыгымнар да каралырга мөмкин, мәсәлән, әти-әни  чирләп киткәндә,  кыйммәтле дәвалау кирәк булганда.  Нотариус мөһере белән ныгытылган  алимент килешүе башкару кәгазе көченә ия,- дип аңлата  нотариус Асия Машовец.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас